ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 август 2019, 15:11

Җәй булмады әле... һәм инде булмас та, ахры

Метеорологларның фаразлары янә юанычлы түгел

Быел җәй булмады да, дип әйтергә мөмкин. Барысы, бәлки, хет августта коры һәм җылы һава торышы урнашачагына ышана... Әмма метеорологларның фаразлары сөендерми.
Яңавыл метеостанциясендә безгә менә нәрсә сөйләделәр:
"Август дәвамында салкын дулкыннар күп булган тотрыксыз һава торышы көтелә. Кыска вакытлы җылы дулкыннарында һава – 23-28, урыны белән 33 градуска кадәр җылыначак; төнге сәгатьләрдә салкын дулкыннарында термометр баганасы +4, +9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Республиканың төньяк районнарында айның икенче яртысында аерым төннәрдә бераз кырау төшү ихтималлыгы югары. Явым-төшемле көннәр саны күпьеллык уртача дәрәҗәләргә якын булуы көтелә. Башлыча койма яңгырлар явачак, аерым көннәрдә яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил белән һәм республика территориясе буенча тигез бүленмәячәк".
Гомумән, җәй булмады һәм инде булмас, мөгаен. Җылы көзгә генә ышанырга кала.
Фотолар редакция архивыннан.
Читайте нас: