ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 август 2019, 11:44

Байгуҗада "Бәрсүән" тергезелгән

Халык үз башлангычы белән чишмәне төзекләндергән

Зөфәр Вәлиев фотосы
Зөфәр Вәлиев фотосы
Байгуҗа авылында халык телендә "Бәрсүән" дип йөртелгән чишмә бар. Аның турында төрле легендалар йөри, ләкин хәзер сүз бу хакта түгел. Аның суы вакыт-вакыт югалып торган. Байгуҗалылар төрле елларда аларның башлангычы белән чишмә тергезелгән, чистартылган-төзекләндерелгән Советлар Союзы Герое Гайнанша Хәйдәрша улы Хәйдәршинны, шулай ук Зикаф Арыслан улы Хуҗинны рәхмәт белән искә алалар.
Шулай килеп чыккан: быел чишмә белән янә проблема барлыкка килгән – суның басымы бөтенләй диярлек беткән, агымы нәзек кенә калган.Һәм бу юлы халык югарыдан күрсәтмәләр һәм башлангыч көтмәгән – эшкә үзләре тотынган. Безгә сөйләүләренчә, эш башларга нефтьчеләрдә электрчы булып эшләүче Илсур Әхмәдуллин өндәгән. Идеяне мәктәп директоры Зөфәр Вәлиев хуплаган, аның артыннан Рәиф Фәйзуллин, Финат Хәйдәршин һәм Зөфәр Манапов тартылган, пекарня эшләре белән идарә итүче Рамил Закиров мотопомпа һәм генератор биргән, эретеп-ябыштыру эшләрен Ринат Каюмов үтәгән.
– Яхшы эш башкардылар, әфарин, – дип рәхмәт белдерә аларга авылдашлары.
Читайте нас: