ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Ясно
VK
Төрлесеннән
7 Августа 2019, 08:24

Игътибар: Яңавыл районында хатын-кыз югалган

Игътибар: Яңавыл районында хатын-кыз югалган

МВД бүлеге гражданнарга мөрәҗәгать итә
Игътибар: кеше югалган!
1983 елда туган Эльза Мөдәрис кызы Шәрипова югалган. 2019 елның 12 июлендә 10 сәгать 30 минут тирәсендә өеннән чыгып киткән һәм бүгенгә кадәр аның кайда икәнлеге билгесез.
Билгеләре: буе 165-170 см, 35-40 яшьләр тирәсе бирергә мөмкин, тән төзелеше тулы, чәчләре кара, озын, кашлары туры, борыны туры җәенке, иреннәре калын, күзләре кара.
Киеме: ак төсле кофта, ак футболка, кара чалбар, кара төстәге "сланцы" аяк киеме кигән.
Үзе белән шәхси әйберләр һәм докуметларын алмаган.
Нинди булса да мәгълүматы булган һәркемнең 8 (34760) 5-49-14, 8-937-788-65-90, 8-917-783-47-01 телефоннары аша Русия МВДның Яңавыл районы буенча бүлегенә хәбәр итүен үтенәбез.
Читайте нас