ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2019, 15:08

Хәвефсез һәм уңайлы

Яңавылга тагын бер автобус кайткан

Җомга көнне кич Яңавылга “Форд Транзит” маркалы тагын бер яңа автобус кайткан. “Башавтотранс” ДУПенә алар барлыгы 110 бирелгән, район автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләренә ачкычны республика башлыгы Радий Хәбиров тапшырган.
Июль уртасында Радий Фәрит улының 20 яңа “НефАЗ” автобусы тапшыруы, алардан берсенең Яңавылга бирелүе, инде республика башкаласына кадәр һәм кирегә пассажирларны йөртүен исегезгә төшерәбез.
Нефтекама ПАТПның Яңавыл колоннасы башлыгы Вагыйзь Галимуллин сөйләвенчә, кече класслы яңа автобус Яңавыл-Уфа маршруты, шулай ук күрше район – Калтасы авылына йөриячәк. Тиздән безгә шундый ук класслы тагын бер автобус кайтуы планлаштырыла. Ә быел Башкортстанның төп йөртүчесенә барлыгы 527 автобус биреләчәк. Бу яңарту барлык район үзәкләрен республика башкаласы белән туры маршрутлар белән тоташтыру мөмкинлеге бирәчәк. Арытаба муниципалитетлар эчендәге маршрутлар белән проблемалар хәл ителәчәк. Яңа автобуслар пассажирлар өчен хәвефсез һәм уңайлы, “ГЛОНАСС” юлдаш навигациясе системасы, тахограф, мәгълүмат комплекслары, йомшак утыргычлар, урта класслы автобуслар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен, махсус аппарель һәм инвалид коляскасы урнаштыру өчен мәйданчык белән җиһазландырылган.
Читайте нас: