ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 17:15

Куркыныч нәрсә түгел

Куркыныч нәрсә түгел

Фото интернеттан
Фото интернеттан
Инде, мөгаен, күпләр белүенчә, "Саклык банкы"нда, биометрия мәгълүматларын тапшырырга тәкъдим итәләр. Ни өчен кирәк ул? Тиздән банкка бару өчен паспорт кирәк булмаячак, чөнки клиентларны йөзеннән таный алачаклар. Һәм иң мөһиме – моны эшләү кирәкме?
Бу сораулар белән белгечләргә мөрәҗәгать иттек. РФ Үзәк банкының БР буенча Милли банкы Бүлекчәсе белән идарә итүче урынбасары Егор Михтанюк җавап бирә:
– Чынлап да, банклар актив рәвештә биометрия мәгълүматлары җыя. Клиентларның киләчәктә теләсә кайсы банк хезмәтләрен читтән торып алу мөмкинлеге булсын өчен, аларны бердәм базага тапшыралар. Бу нәрсә бирә? Һәр уңайлы вакытта исәп һәм вкладлар ачарга, кредит алырга һәм акча күчерергә мөмкин. Мисалга, система кредит, депозит яки карта хезмәтләндерүнең сезнең өчен иң отышлы шартларын тәкъдим иткән банкны (хәтта бүлекчәләре якында булмаса да) сайларга мөмкинлек бирә.
– Бу клиент ризалыгы белән үткәреләме?
– Әйе, ул ирекле һәм бушлай. Шул ук вакытта хезмәтләрне гадәти ысул белән банк офисында алу мөмкинлеге сакланачак. Биометрия мәгълүматлары ярдәмендә банк хезмәтләре белән интернет булган һәр урыннан теләсә кайсы вакытта файдалану мөмкин. Моның өчен камера һәм микрофонлы смартфон яки планшет, ноутбук яки стационар компьютер гына кирәк булачак. Сезнең шәхес офиска бармыйча танылачак. Бу мөмкинлекләре чикләнгән, өлкәннәр һәм авыр хәрәкәтләнүче кешеләр өчен аеруча уңайлы. Яки, киресенчә, кирәкле офиска барып җитү өчен, берничә сәгатьне "бөкеләрдә" сарыф итәргә кирәк булган зур мегаполис кешеләре өчен. Дөрес, бу хезмәтләрне тәкъдим иткән банклар әлегә күп түгел. Ләкин аларның саны акрынлап арта.
Хәвефсезлек максатында биометрия мәгълүматлары Бердәм биометрия системасында шәхси мәгълүматлардан аерым саклана. Өстәвенә, алар үзенчәлекләре бетерелгән төрдә язылган, ягъни тавыш һәм сүрәт үрнәкләре түгел, ә математик алгоритмнардан тора. Биометрия мәгълүматларны өч ел саен яңартырга кирәк.
– Аларны бетерү мөмкинме?
– Биометрия мәгълүматларын теләсә кайсы мизгелдә Дәүләт хезмәтләре порталы аша базадан бетерергә мөмкин. Әгәр дә клиент киләчәктә кире уйласа һәм бу хезмәтләрдән белән кулланырга теләсә, янә банкка килеп, Бердәм биометрия системасына кабаттан мәгълүматлары – йөз сүрәте һәм тавыш язмасын тапшырырга кирәк булачак.
Читайте нас: