ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 август 2019, 17:20

«Яңавыл МТСы» тарихын бергәләп тергезик

«Яңавыл МТСы» тарихын бергәләп тергезик

Фотоны автор китерде.
Фотоны автор китерде.
1936 елда төшерелгән фотода «Яңавыл МТСы»ның 12 хезмәткәре. Алар арасында ике кешенең генә исеме билгеле. Аскы рәттә беренчесе – 1931 елда предприятие җитәкчесе итеп билгеләнгән «МТС» директоры Хәйретдин Кәримов. Икенче рәттә күзлек кигән – Сәет Исламов. Башкаларын, кызганычка каршы, белмим. Яңавыллыларга гәзит аша мөрәҗәгать итәсе килә, бәлки, кемдер алар арасында якыннары һәм туганнарын таныр. Эш шунда, предприятиенең элекке хезмәткәрләре турында мәгълүмат җыям. Әйткәндәй, әтием аны беренче оештыручылардан берсе булган.
Бөек Ватан сугышының яу кырларында «Яңавыл МТСы»ыннан 34 кеше һәлак булганы билгеле. Фотода кемне дә булса танысагыз, зинһар өчен, гәзит редакциясенә (т. 5-57-46 – ред.) хәбәр итегез.
Рамил Әхкәмов,
Яңавыл шәһәре.
Читайте нас: