ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 август 2019, 14:00

Лазер белән кисүдән тренажерлар залына кадәр

"Авангард Нефтесервис"ның Яңавыл цехында эш көннәре һәм планнары

Илдар Шәрипов фотосы
Илдар Шәрипов фотосы
Социалистик урам буенча "Авангард Нефтесервис" ширкәтенең Яңавыл цехына ахыргы тапкыр агымдагы елның февралендә барган идек. Генераль директор Сөхраб Һадыев ул вакытта предприятиенең комплекслы үсеше буенча планнары: цехны киңәйтү, штатны арттыру, көнкүреш шартларын яхшырту турында җентекләп сөйләгән иде. Планлаштырылганның байтагы бүгенгә инде тормышка ашырылган, шулай булгач яңа күрсәткеч, сан, сроклар чоры җиткән.
Скважиналарны цементлаштыру өчен җиһазлар җитештерү һәм тәэмин итү белән шөгыльләнүче предприятиедә бүген алтмыш кеше эшли. Инде якындагы вакытта бу санны ике тапкыр арттырырга кирәк. Мондый үсешкә 2000 кв.м мәйданда автоматлаштырылган заманча җиһаз белән тагын бер цех төзелеше булышлык итәчәк.
Яңавыл цехына эретеп-ябыштыручылар, термистлар, штамповкалаучылар, буяучылар, электрчылар, механиклар, санлы программалаштыру идарәсе станогы операторлары таләп ителә... Өстәвенә, инженер-техниклар штаты да артачак.
– Тиздән цехта лазер белән кисү өчен җиһаз барлыкка киләчәк (әйткәндәй, шәһәрдә беренче), шулай ук автоматлаштырылган бөгү системасы, санлы программалаштыру идарәсе станоклары сатып алырга планлаштырабыз, – дип уртаклаша безгә С. Һадыев.
Цехтагы эшне хәвефсезләр дәрәҗәсенә кертеп булмый, шуңа күрә "Авангард Нефтесервис" ширкәтендә хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне гомер һәм сәламәтлекне шәхси саклау чаралары белән тәэмин итү сорауларына үзгә игътибар бүленә. Бу эштә өч йөз кв. метр мәйданда киенү-чишенү, душ бүлмәләре, ашханә, хезмәтне саклау өлкәсендә укыту сыйныфы белән өстәмә офис-көнкүреш блогын ачу дә ярдәм итәчәк. Ә киләчәктә биредә тренажерлар залын да ачарга да планлаштыралар.
Читайте нас: