ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август 2019, 16:13

"Алга" белән йөрергә

Бердәм транспорт картасы турында нәрсә белергә кирәк

Инде гәзит хәбәр итүенчә, 21 августтан Яңавыл территориясендә Бердәм транспорт картасы эшли башлады. Аны ничек сатып алырга һәм исәбен ничек тулыландыру, шулай ук куллану барышында барлыкка килүче башка мизгелләр турында БР "Башавтотранс" ДУПенең Нефтекама ПАТПсы ФЛ директоры Альберт Нурисламов белән әңгәмәләшәбез.
– Альберт Хәмитович, бердәм транспорт картасы ничек эшли?
– Аның мөмкинлекләрен Уфа, Салават һәм Стәрлетамакта яшәүчеләр сынап карады инде, тиздән Башкортстанның тоташ җәмәгать транспорты "Алга" системасында берләшәчәк. Картаны үзенчәлекле акча янчыгы дип атарга мөмкин. Пассажирның гамәлләрен аңлатам: транспортка кергән вакытта ул "Алга" картасын кассир-контролер (кондуктор) кулындагы терминалга тидереп ала. Терминалдан билет чыга, пассажир аны ертып ала. Дәүләт, шулай ук шәхси йөртүчеләргә күчерү юлы белән түләргә мөмкин. Карта "Русия почтасы" бүлекчәләрендә сатыла, Саклык банкы һәм "УралСиб" белән килешү бар, офисларга карталар кайткан инде, бәясе – 50 сум.
– Картадагы исәпне тулыландыру кирәкме?
– Әйе, анда тәүдә акча булмый. Сатып алганда яки "Сбербанк-онлайн" аша тулыландыру мөмкин. Киләчәктә моны Саклык банкы яки "УралСиб"ның теләсә кайсы бүлекчәсендә эшләргә мөмкин булачак.
Пассажирның юл өчен кулдан яки гади банк картасы белән түләү мөмкинлеге сакланачак. Кайда сатып алынуына бәйсез рәвештә "Алга"ны республиканың төрле шәһәрләрендә куллану мөмкин. Теге яки бу торак пункт чикләре һәм шәһәр янындагы маршрутта кулланырга була, ә шәһәр арасында йөрү өчен түләү мөмкин түгел.
– Картадан куллану отышлымы?
– Җәмәгать транспортында йөрү күпкә отышлырак булачак. Мәсәлән, хәзер "Башавтотранс" автобусында йөрү 24 сум тора. Ә карта белән нибары 17 сумга төшәчәк. Ягъни, беренчедән, арзанрак, икенчедән, карточка белән түләү тизрәк. Ваклык, кайтарып бирелгән акчаны көтәргә кирәкми.
– Гражданнарның льготалы категорияләре өчен ташламалар каралганмы?
– "Алга" гади пассажирлар өчен. 1 сентябрьгә укучы, студент картасын чыгару планлаштырыла. Бердәм социаль юл билеты шулай ук гамәлдә булачак.
–Инде булган транспорт карталары белән нәрсә эшләргә?
– Байтак пассажирлар хәзер кулланган БАТ һәм МУЭТ карталары гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы эшли. Элек сатып алынган барлык транспорт карталары аларның балансы беткәнче гамәлдә булачак.
Читайте нас: