ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 сентябрь 2019, 11:53

"Совигрипп"ның беренче партиясе кайткан

Яңавыл районында халыкны гриппка каршы иммунлаштыру башлана

Яңавыл район үзәк дәваханәсенең эпидемиологы Гөлчәчәк Нуруллина хәбәр итүенчә, 2018 елның эпидемия чорында Яңавыл районында – 6 059 ОРВИ һәм лаборатор расланган гриппның җиде очрагы теркәлгән.
Вакытында вакциналаштырганда балалар һәм өлкәннәрнең 80-90 %ында грипп белән авыруны булдырмау мөмкин. Прививка ясалганнарда чир җиңелрәк һәм өзлегүләрсез үтә.
Кисәтү прививкаларының милли календаре кысаларында Яңавыл районында быел барлыгы 20 210 кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырылган. Бу район халкы исәбеннән 45 %. "Совигрипп" вакцинасының беренче партиясе –10 520 микъдар – район үзәк дәваханәсенә үткән атнада кайткан.
Грипптан вакциналаштыруның ярамаган очраклары күп түгел. Прививканы бизгәк хәлендә, хроник авырулар кискенләшкән чорда, организмның йомырка аксымына югары сизүчәнлеге булганда (әгәр ул вакцина составына керсә) ясарга ярамый. Иммунитет барлыкка килсен өчен вакциналаштыру грипп эпидемиясе башлануга ике атна кала тәмамланырга тиешлеген истә тоту кирәк.
Читайте нас: