ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 сентябрь 2019, 17:08

Дилбәр Хәсәновадан кышка "Кетчуп" рецепты

Дилбәр Хәсәновадан кышка "Кетчуп" рецепты

Салат өчен кирәк булачак: 2,5 кг помидор, 0,5 кг татлы борыч, 0,5 кг суган, 0,5 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы горчица, 1 аш кашыгы төелгән кызыл борыч.
Әзерләү тәртибе: помидорны иттартткыч аша чыгарырга, татлы борыч һәм суганны ваклап турарга. Яшелчәләр әзер булгач катнашманы зур кәстрүлгә салырга, шикәр комы, тоз, горчица һәм төелгән кызыл борыч салып утка куярга. Кайнап чыкканнан соң бер сәгать кайнатырга һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып төреп куярга.
Читайте нас: