ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь 2019, 16:50

Башкорт иле

Республиканың 100 еллыгына

Башкорт иле Әнис Шәймәрданов
(җыр)
Чал Урал – башкортның төяге,
Җиз курай – башкортның йөрәге!
Үз җирен гел зурлап,
Иленә дан җырлап,
Кадерләү – һәркемнең теләге.
Күп яулар кичергән җир бит ул,
Батырлар тудырган ил бит ул!
Тарихтан көч алган
Фидакарь халкымның
Кунакчыл күңеле киң бит ул.
Бүгенге тормышта бергенәм,
Йөрәгем түрендә гөл генәм!
Табигать хозуры,
Мактауның иң зуры –
Сиңа, Башкортостан-илгенәм!
Читайте нас: