ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 октябрь 2019, 12:35

Барысы да аның көченнән килә

Альбина Хәсбетдинова утыз елдан артык ахтияллыларның сәламәтлек сагында

Фельдшер Альбина Хәсбетдинованы Ахтиял авылында барлык авылдашлары белә һәм хөрмәт итә. Нәкъ ул аларның беренче чакыруы белән ярдәмгә ашыга. Баланың температурасы яки әбинең кан басымы күтәрелсенме, анысы мөһим түгел, – ул һәр пациентка карата игътибарлы һәм хәстәрлекле мөнәсәбәттә.
Альбина Радист кызы Ахтиялда туып-үскән. Мәктәпне тәмамлап, Сарапул медицина училищесына укырга кергән. Диплом алганнан соң билгеләнеш буенча шәфкать туташы булып Ижевск шәһәрендә беренче республика дәваханәсендә эшләгән. Яңавыл районына кайтып, ике ел Истәк фельдшер-акушерлык пунктына эшләгән, ә инде арытаба туган авылында кешеләрне дәвалый башлаган. Альбина Хәсбетдинованың гомум медицина стажы 38 ел тәшкил итә.
Бүген аның тәэминатында ике авыл – Ахтиял һәм Сабанчы, барлыгы 385 кеше. "Элек ашыгыч ярдәм машиналары юк, авыр иде. Бүген күпкә уңайлырак", – дип өсти фельдшер. Альбина Хәсбетдин кызы пациентларны дәваларга гына түгел, ә авылның җәмәгатьчелек тормышында актив катнашырга өлгергән. Шулай, 2005 елда ул Истәк авыл Советы депутаты булган, ә 2008 елда "БРның сәламәтлек саклау отличнигы" мактаулы исеме алган.
Ире Хәннәф Мәҗит улы белән утыз ел бергә яшәгәннәр һәм өч бала тәрбияләгәннәр. Ике улы Динар һәм Дамир – нефть өлкәсендә, кызлары Азалия сәүдәдә эшли. Инде өч оныклары бар.
Фельдшерның җаваплы һәм авыр эшенә карамастан, аларның хуҗалыгы зур: сыер, үгезләр, тавыклары бар, умартачылык белән шөгыльләнәләр һәм участокта яшелчә үстерәләр. Ә буш вакытта ул спорт белән шөгыльләнә: җәй көне – велосипедта, кыш – чаңгыда.
Читайте нас: