ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 октябрь 2019, 15:32

Һәркайда өлгер Данис Газетдинов турында

Тәҗрибәле "яшь карьерачы"

"ЯнаулБлагоустройство" ширкәтендә Данис Газетдинов нибары бер елга якын гына эшли, шуңа күрә үзен яңа кеше дип исәпли. Чынында исә, районның юл хуҗалыгында ул тоташ аңлы гомере дәвамында эшли. Мәктәпне тәмамлап, Ваяды һәм Бүә совхозларында тәҗрибә туплап, барлык булган юл хезмәтләрендә – "Башкиравтордор"да да, Арлан УСПДдә дә эшләргә өлгергән. Башка предприятиеләрдә һәрвакыт тракторлар рычагы артында утырса, "ЯнауБлагоустройство"да аңа катлаулырак техника – экскаваторны ышанып тапшырганнар. Кыш көне, әлбәттә, урамнарны кардан чистартып, шулай ук тракторда йөри, ә яздан тирән көзгә кадәр "окопта утыра" – карьерларда машиналарга ком-таш, ком һ.б. төяп озата.
– Көннәр буе карьерда утырам, – ди Данис Газнәви улы, – шуңа күрә эшемнең төп нәтиҗәсен эшкә барганда һәм өйгә кайтканда гына күрергә туры килә.
Сүз уңае, үз йорты белән яши, шуңа күрә хуҗалыкта да мәшәкатьләре күп. Балта остасы булырга да, агач эшен үзләштерергә дә туры килә ди. Өйдә шулай ук юлчы эшен дә калдырмый – безнең белән уртаклашуынча, әлеге вакытта ихатада сукмакларга плиткә салу белән мәшгуль.
– Юлсыз, үзегез аңлыйсыз, берничек тә булмый, – ди ул, – ә миңа бигрәк тә – читексез читекче була алмый бит инде.
Әйткәндәй, читекләр, дөресрәге аларның чисталыгы турында. Плиткә салу эшләренә героебызның хуҗалыгында хатыны Рәмзия Назим кызы да этәрә – хаклы ялга чыкканчы ул мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Алар кырык ел диярлек бергә, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар инде ата-ана канаты астыннан чыккан, өлкән Газетдиновлардан аермалы буларак, туган урыннарын ташлап киткәннәр. Гөлшат бәхетен Нефтекамада тапкан, Линар инде Санкт-Петербургны "яуларга" киткән. Икесенең дә – үз гаиләсе, ата-аналарына дүрт онык бүләк иткәннәр: ике малай һәм ике кыз. Данис Гәзнәви улы һәм Рәмзия Назим кызы аларны бик ярата, ата-ана йортына аларның һәр кайтуын түземсезлек белән көтә.
Рөстәм Сангов фотосы
Читайте нас: