ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 октябрь 2019, 12:28

Санлы ТВ: күчү тәмамланды

Ләкин волонтерлар эшен дәвам итә

14 октябрьдән ил тулысынча санлы эфир тапшыруга күчте, соңгылар исәбендә аналог тапшыру Башкортстанда да сүндерелде. Бу вакыйгага әзерлек ярыйсы гына дәвамлы вакыт барды, халыкта барлыкка килүче сорауларны хәл итү өчен волонтерлар әзерләнде.
Район хакимиятенең иреклеләр эшен күзәтүче яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегендә сөйләүләренчә, мөрәҗәгатьләрнең иң күп саны "аналог" сүндерелүнең беренче көннәренә туры килгән. Хәзер көненә бер-ике мөрәҗәгать керә. Гомумән алганда, кирәкле ярдәм турында 47 сигнал булган, алардан байтагы шәһәрдә яшәүчеләрдән. Ешрак өлкән яшьтәгеләр җиһазны көйләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
– Тоташ алганда, тыныч эшләдек, – ди яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Альбина Сәлахова, – ыгы-зыгы, нинди дә булса штаттан тыш хәлләр теркәлмәде.
Әмма волонтерлар үз эшен дәвам итә, алдагы мәгълүматлар буенча барлыкка килгән сорауларны карар итү ноябрь башына кадәр алар иңнәрендә калачак. Әйткәндәй, шуннан соң да аларның ярдәмнән баш тартулары икеле.
Читайте нас: