ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 октябрь 2019, 10:21

Яңа үрләр яулаучы

Редакция кунакханәсендә

Безнең гадәти рубрикада яшь, әмма "РН-Транспорт" ширкәте Яңавыл цехы 3 санлы колоннасының инде тәҗрибәле шоферы Динар Әхиаров. Аның белән һөнәре генә түгел, ә КВН, мавыгулары һәм гаиләсе турында да сөйләштек.
– Динар Робертович, "Киләчәктә кем булырга телим" темасына мәктәп иншаларында нәрсә хакында яздыгыз? Шофер – балачак хыялыгыз?
– Юк. Шофер буласым килми иде. Гимназияне тәмамлап, Нефтекама колледжына укырга кердем һәм нефть тармагы белән бәйле автоматчы һөнәре алдым. Районда аның буенча эш урыны бик аз һәм, эш эзләүгә күп вакытымны сарыф итеп, Яңавыл май-сыр комбинатына урнаштым. Биредә ике ел эшләдем, ләкин ул ябылу сәбәпле Себергә китәргә туры килде. 2011 елдан "Роснефть-Транспорт" ширкәте Яңавыл цехының өченче колоннасында эшлим.
– Эшегездә нинди үрләргә ирешергә өлгердегез?
– Алтынчы ел рәттән "Һөнәре буенча иң яхшысы" һөнәри осталык ярышларында катнашуны ышанып тапшыралар. Быел республика этабында "Автобус шоферы" номинациясендә беренче урын яуладым һәм, тиңдәшлечә, "Роснефть" командалары арасында инде конкурсның финалында Башкортстан намусын якладым. Анда икенче урын алдым. Конкурска әзерлек ярыйсы гына озак вакыт ала – теорияне дә, гамәли күнекмәләрне дә кабатлыйсың, цех җитәкчелеге биредә бик ярдәм итте, моның өчен цех башлыгы Фидус Габдрәхимов, колонна башлыгы Хәлил Акмалтдиновка һәм, әлбәттә, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча ??? безнең турыдан-туры куратор-белгеч Салават Зариповка зур рәхмәт белдерергә телим. Иң яхшы дип танылуыма бик җитди карыйм, исем күп нәрсә йөкләтә. Ярышлар Самара өлкәсендә Отрадный шәһәрендә үтте. Конкурстан соң шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышырга өлгердек, музейда булдык.
– Сезнең кебек цементлау агрегаты мотористы булырга карар иткән кешегә нинди дә булса үзгә сыйфатлар кирәкме?
– Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Яхшы шоферның төп сыйфаты – ул чыдамлылык, җитдилек, аруга карамастан оешканлык. Агрегатта эшләп, моның югары куркыныч зонасы икәнлеген һәрвакыт беләм, чөнки эш зур басым астында башкарыла. Янәшәдә скважиналарны капиталь ремонтлау эшчеләре эшли, һәм аларның гомере һәм сәламәтлеге шулай ук минем җаваплылыкта булып чыга. Эш сменалы, агрегат өч шоферга беркетелгән. Тату эшлибез, гомумән, безнең өченче колоннада гаять бердәм һәм теләктәш коллектив.
– КВН үткәнегез турында әйтми калсагыз, дөрес булмас иде.
– Гимназиядән безнең "КВАНТ" командасы Яңавыл КВНында беренчеләрдән булды. Ягъни тормыш юлымда "КВАНТ"ның команда буларак үсешендә катнашлыгым булуга шатмын. Безнең яшьләр КВН-гаиләсендә Руслан Гыйлаҗев, Роберт Кашапов, Данил Габсәламов кебек оста уенчылар булды. "КВАНТ"чылардан беренче идек, гомумән, республика чикләренә җитди уеннарга чыккан Башкортстаннан беренчеләр булдык. Обнинск, Казан, Мәскәүгә бардык. Конкуренция җитди булса да, бер тапкыр гына финалга чыкмадык. Марина Анатольевна (Нургаянова – ред.) һәм Ирина Павловна (Макарова) белән мөнәсәбәтләр әлегә кадәр искиткеч. Очрашканда алар хәзерге балаларның уңышлары турында сөйли, һәм бу, әлбәттә, сөендерми кала алмый. Бу хәрәкәтнең яшьләр арасында әлегә кадәр популярлыгы, яшьләрнең тапкырлык һәм үткенлек күнекмәләрен югалмавы.
– Бүген сез – күркәм игезәкләр әтисе...
– Әйе, хатыным белән мине сөендереп, ике кызыбыз үсә. Һәрберсенең үз холкы, үз кызыксынулары, алар белән ямансу түгел. Гомумән, әти булу – ир-егетнең җитлегү билгесе, дип исәплим. Кызлар өчен һәр көн яңа ачыш, танып-белүләр китерә. Минем төнгә әкияттән башка алар йоклап китми, бергәләп шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Алар туу белән тормыш чагу буяулар белән тулды. Әти-әни вакытында гаилә кыйммәтләре мөһимлегенә тәрбияләде. Ике ир туганым бар – Айдар һәм Рәмис, бер-беребезне бөтен нәрсәдә яклыйбыз, һәр мизгелдә ярдәм итәргә әзербез.
– Һөнәри бәйрәмгә хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез.
– Хезмәттәшләр һәм гаиләләренә ныклы сәламәтлек, иминлек телим, юлыгыз тигез һәм шома булсын, һәрвакыт яшел ут янсын.
Читайте нас: