ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 октябрь 2019, 20:27

Бәйрәмнәр ике тапкыр күбрәк булганда

Комалактан Гарифҗановлар татар, шулай ук мари халкы йолаларын хөрмәтли

Комалак авылыннан Гарифҗановларны хаклы рәвештә күп балалы һәм күп милләтле гаилә дип атарга мөмкин. Марс Зәбир улы – татар, Наталья Владимировна – мари. Биш ел элек алар гаиләсе берьюлы өч кыз белән тулыланган – бертуганнар Самира, Рияна һәм Раминаны Гарифҗановлар балалар приютыннан алган. Бу көннәрдә өлкән уллары Роландның армиядән кайтуын көтәләр, солдат Дагыстанда Каспийск шәһәрендә хезмәт итә.
– Самира 5нче сыйныфта укый, Рияна – 4нчедә, ә Рамина – 2нче сыйныфта, – дип таныштыра Наталья Владимировна гаиләсе белән. – Кызлар укуда гына тырыш түгел, хуҗалык буенча да бик ярдәм итәләр. Бер-берсе белән дә дуслар, безгә "әни", "әти" диләр. Кызлар барлыкка килү белән гаилә тормышы ямьләнеп китте, яңа мәгънә барлыкка килде.
Наталья Краснокама районының Мөҗәк авылында туып-үскән. Булачак ире белән ул (һөнәре буенча штукатур-буяучы) Комалакка Марс Зәбир улының абыйсының төзелүче йортында эчке эшләр үткәрергә килгәч танышкан. Җитез, сөйкемле һәм аралашучан кызга игътибар итми калу мөмкин булмаган, тиздән ул аңа тәкъдим ясый. Гарифҗановлар татар һәм мари халыклары гореф-гадәтләре, йолаларына карата ихтирамда яши башлый.
Наталья тәүдә "Алексеевский совхозы" ДУСПенә бозау караучы булып урнаша, әмма үз хуҗалыгында терлек күбәйгәч шәхси ихаталары белән генә мәшгуль була. Өч ел элек үз куллары белән төзегән иркен йортка күчәләр. Марс Зәбир улы "Химпром" ширкәтендә эшли, ә өйдә хуҗалык мәшәкатьләренә күмелә.
– Бездә тәүдән үк үзара аңлашу һәм үзара ихтирам хакимлек итә, – дип сөйли йорт хуҗабикәсе. – Көнкүрештә дә, милләтара нигездә дә бәхәсләр, рәнҗүләр юк. Балаларны да шәхси үрнәктә өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез.
Гарифҗановларның татарларның да, мариларның да халык бәйрәмнәрен билгеләргә кабул ителүе башка халыклар йолаларына ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Бу йортта бәйрәмнәр икеләтә күбрәк булуның уңай үрнәге.
Читайте нас: