ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 ноябрь 2019, 16:27

Янгында 5 яшьлек кыз исән калган

Кызганычка каршы, аның әнисе, 2 һәм 7 яшьлек туганнары һәлак булган

Узган төндә Тәтешле районында булган янгын турында өстәмә мәгълүматлар билгеле булды. Алдан хәбәр итүебезчә, анда 29 яшьлек хатынның, 7 һәм 2 яшьлек балаларның гомере өзелгән.Билгеле булуынча, хатын ире һәм өч баласы белән Гарибаш авылыннан күчеп килеп, абыйсында яшәгән. Янәшәдә генә алар өй төзегәннәр.
Узган төндә алар барысы да өйдә булган. Янгын чыкканда йоклаганнар. Нәтиҗәдә, өч кеше һәлак булган, ирләрнең сәламәтлегенә зыян килгән.
Әлеге вакытта гаилә башлыгы авыр хәлдә реанимациядә ята. Билгеле булуынча, янгында 5 яшьлек кыз да исән калган. Аның тәнендә пешкән урыннар бар, әмма гомере куркыныч астында түгел.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: