ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 ноябрь 2019, 11:03

Грипптан саклан

Грипп — грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекцион авыруы

Грипп — грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекцион авыруы, сулыш алу системасының үткен вируслы авырулары (ОРВИ) арасына керә. Бүген гриппның 2 меңгә якын төре билгеле. Гриппка каршы профиликатика чарасы буларак, көз көне вакцинация үтәргә киңәш ителә.
Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана.
Кешедә грипп тудыргыч — РНК-лы Mixovirus influenza вирусы, түбән температурага бирешми, ультрафиолет нурлар, антисептик чаралар белән тәэсир иткәндә үлә. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска кадәр күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомуми хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.
А гриппы эпидемиясе — 2-3 елга, В гриппы 4-6 елга бер тапкыр кабатлана. С гриппы эпидемия тудырмый, аның белән бер генә тапкыр авырырга мөмкин, кешеләр аны башкача йоктырмый. Шунлыктан, аның белән, асылда, балалар авырый.
Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.
Организмда вирус эләккән 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитет күзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5—2 атнадан соң гына көчәя.
Катлаулы булмаган грипп 5-10 көн дәвам итә, 4-5 көн температура югары тора.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Читайте нас: