Яшелчә-җимеш сайлаганда күпләр аларның төсенә кызыга. Кибет киштәләрендә зур кызыл борыч һәм помидорлар, алмалар еллар буе ялтырап ята. Ләкин белгечләр ул яшелчә-җимешләрнең матурлыгына кызыкмаска куша. — Төсле азык-төлекнең кәефкә һәм организмга йогынтысы зур икәне сер түгел. Хәтта билгеле диетологлар яшелчә-җимешне төсенә бүлеп, организмга файдасын исәпкә алып, махсус диеталар булдырган, — ди Русия авыл хуҗалыгы үзәге Башкортстан буенча филиалының орлыкчылык буенча әйдәүче агрономы Фирдәвес Асылбаева. — Әмма кибет киштәләрендәге чагу яшелчә-җимешне сатып алыр алдыннан, җитештерүчесенә игътибар итегез, чөнки нәкъ аларда пестицидлар күп булуы ихтимал. Бу бигрәк тә алмага кагыла. Кайдандыр читтән кайтартылган чагу алмага өстенлек бирми, үзебездә үскәнен алырга кирәк.
Сезонсыз сатылган җиләктән, аны балаларга ашатудан баш тартыгыз. Чын, зарарсыз җиләк бары тик сезоны вакытында гына сатыла. Шул ук киңәшне виноградка карата да бирергә була.
Болгар борычы хәзер ел әйләнәсенә киштәдән төшми. Матур, зур борычларның, помидор һәм баклажанның бозылып ятканын күргәнегез бармы? Шуңа аны ашаудан да баш тартыгыз. Белгечләр әйтүенчә, бер борычта 15тән артык пестицид табарга була. Гомумән, кибет киштәләрендә тулып яткан яшелчә-җимешне саклык белән алыгыз. Үсемлекләрне пестицидлар белән эшкәртүдән җитештерүчеләр беркайчан да баш тартмаячак. Шуңа да яшелчәне әйбәт итеп юарга кирәк, бу очракта белгечләр сода кулланырга киңәш итә. Пестицидларның 60 проценты юылып төшәчәк. Тагын җимешләрнең тышын әрчү әйбәт ысул. Пешерү дә аларны зарарсызландыра.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/