ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 ноябрь 2019, 18:08

Аның исәбендә – 32 үтерелгән хатын-кыз

Идел буе маньягын тотучыга 3 миллион сум акча билгеләгәннәр

Хокук саклау органнары инде берничә ел аны кулга төшерә алмый. Җинаятьче корбаннары итеп бары тик олы яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ хатын-кызларны сайлаган.
Ир, үзен социаль хезмәткәр я коммунальщик итеп таныштырып, җинаятьләрен кылган фатирларга җиңел генә кергән. Анда корбаннарын үтергән һәм акчаларын алып качкан. Ләкин ешрак акчаларга тимичә күренеп торган урында калдырып киткән.
“Лента” басмасы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә шулкадәр кеше (32 !) үтереп тә һаман иректә йөргән бердәнбер җинаятьче бу.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, серияле үтерүче 2011 һәм 2012 елларда башлыча Идел буе һәм Уралда җинаятьләрен кылып йөргән. Нәкъ шушы вакыт аралыгында ул 75-90 яшьтәге пенсионер ханымнарга күп тапкыр һөҗүм иткән. Белгечләр фикеренчә, маньяк үзенең җинаятьләрен җентекләп уйлаган һәм алдан әзерләнгән. Хатыннарга ул башлыча хрущевкаларда һөҗүм иткән, кайчагында әбекәйләрне урамда очратып, аларга сумкаларын күтәрешергә тәкъдим иткән.
Фатирда ул корбаннарын еш кына буган һәм башларына сугып үтергән. Аннары ул чистарткыч чара сипкән, бу очракта этләр эзгә төшә алмый. Бары тик бер тапкыр гына ул видеокүзәтү камералары объективына эләгә. Бүгенге көндә аның шәхесе билгесез, бары тик фотороботы гына төзелгән.
Җинаятьчене чыгышы белән Татарстаннан дип тә уйлыйлар, әмма хокук саклау органнары әле булса аның эзенә төшә алмый. Мөгаен, үтерүче поскандыр яисә башка урыннарда бүтән төрле схемалар буенча җинаять кылып йөридер.
Тикшерү комитетында белдерүләренчә, Идел буе маньягы теләсә кайда булырга мөмкин. Ике елга якын вакыт эчендә ул Татарстанда, Башкортстанда, Удмуртиядә, Пермь краенда, Свердловск өлкәсендә, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара һәм Иваново өлкәләрендә хатын-кызларны үтереп йөргән. Үтерүчене барлык төбәкләрдә дә эзлиләр.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: www.1tv.ru
Читайте нас: