Бу вакыйга Ырынбур өлкәсендә булган. Ир гаиләсе янына ике көн элек Себер өлкәсеннән эштән кайткан. Ул анда вахта ысулы белән эшли.
Шушы көннәрдә ул спиртлы эчемлекләр эчкән булган. Кичә аның хатыны 4 яшьлек баласын балалар бакчасыннан алып кайтып килгәндә күрше өйдә яшәүче ир белән сөйләшеп торган. Бу хәлне исерек ир күреп калган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз белән бала өйгә кайткач, ир аларны чыбыркы белән ярган.
Икенче көнне хатын полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хатын белән баланы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә салганнар, ә полиция хезмәткәрләре ирне тоткарлаган. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерүләр бара.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/