ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+19 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2019, 10:29

Мазовларны күпме эзләячәкләр?

Уфада өченче атна югалган ата белән ике баланы эзлиләр

Эзләү киләсе сишәмбегә кадәр дәвам итәчәк, аннары көчле суыклар башланачак һәм су бозланып катачак. Бу водолазлар өчен хәвефле. Бу хакта Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядының водолазлар хезмәте башлыгы Александр Чачин хәбәр итә. Аның отряды - елга төбен көн саен тикшереп торучы дүрт отрядның берсе.
- Хәзер водолазлар Агыйдел төбен тикшерә. Эзтабарлар географиясен Чижев ярына кадәр киңәйтү турында карар кабул ителде, бу - өченче пристань районы янында. Алга таба күпернең өченче чираты төзелеше бара, хәвефсезлек техникасы буенча водолазлар анда эшли алмый, бу алар өчен куркыныч. Шулай итеп, сишәмбегә кадәр бөтен бу территорияне айкап чыгачакбыз. Башка өч отряд, шулай ук, эшен туктатачак, — ди Александр.
Өч атнада гәүдәләр Чижев ярына килеп җитә аламы, дигән сорауга ул, гомумән, аларның су төбендә булуларына шик белдерде. Чөнки Мазовларның суга кергәнен күрүче булмаган, күпме генә эзләсәләр дә, бер кепка яисә шнур кисәге дә табылмаган...
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: