ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 ноябрь 2019, 18:19

Айгөл Фазыйлованың улы әнисе белән аның вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән

Айгөл Фазыйлованың улы әнисе белән аның вафаты алдыннан хушлашырга өлгергән

Бу хакта Казан хосписының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә психолог кушуы буенча аңа улы килде. Алар бергә булдылар, саубуллаштылар. Табиблар һәм хоспис хезмәткәрләре янәшәдә булды, Айгөлнең хәлен җиңеләйтү һәм авыртуын басу өчен барысын да эшләделәр», – ди Казан хосписының матбугат секретаре Наталья Лукина.
Бүген Айгөлнең туганнары аны Татарстанның Әлки районына җирләргә алып киткән.
Кечкенә Әмир әнисенең апасы белән яшәячәк. Айгөлдә яман шешнең 4 нче стадиясе иде. Ул ахыргача үз чире белән көрәште. Биш ел эчендә дистәләгән операция, химия һәм нурланыш терапияләре узды, дип яза Матбугат.ру.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: Социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: