ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 ноябрь 2019, 11:28

Ә кире ягында бала кулы белән язылган

Яңа Уртавыл мәктәбе укытучылары коллективының Башкортстан язучылары белән очрашуы

Бу фоторәсемнең кире ягында бала кулым белән "Яңа Уртавыл сигезьеллык мәктәбе укытучылары коллективы һәм язучылар. 1960 еллар башы". Хәзер бу фотоның минем кулга ничек эләгүен дә хәтерлим. Ныклап карап, йөрәгемә бик кадерле укытучыларны искә төшердем. Күпләр, минем кебек үк, бу рәсемдә якын кешеләрен таба алыр дигән өметтә, гәзит укучыларга хатирәләрем белән уртаклашырга телим.
Икенче рәттә сулдан беренче беренче укытучым Сәгъдия Әхмәдиева (Сөяргулова) . Ул безне каурый каләм тотарга һәм беренче хәрефләрне язарга гына түгел, ә изгелек, кеше хәленә керә белергә дә өйрәтте. "Төрле хәлдә кеше булып калыгыз", – дип әйтә иде Сәгъдия Котдус кызы.
Икенче рәттә өченче булып сугыш ветераны Әмир Гыйльмияров тора. Аның "4"ле билгесе өчен, тарих һәм географияне шигырь кебек ятлап, төннәр буе лампа яктылыгы астында утыра идек. Сулдан алтынчы – Мирзанур Гыйльфанов. Алгебра формулалары һәм геометрия теоремаларын ятламыйча, дәрестән җибәрми иде. Үзен дә, вакытын да кызганмыйча, безне еш кына өстәмә дәресләргә калдыра иде. Аның янәшәсендә сыйныф җитәкчебез Фәнни Әхмәдиев тора. Шундый тыныч, барысы яраткан татар теле укытучысын үзебез исән чакта онытырлык түгел. Икенче рәттә иң ахыргысы – Әминә апа Нуртдинова. Аның безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим – анда сабырлык шулкадәр күп иде.Ул елларда яшәү гаять катлаулы, ә өендә үз балалары да күп. Әминә апа чыдамлылык үрнәге булып хәтердә калды.
Беренче рәттә бишенче булып мәктәп директоры Мөгаллимә апа Галиева утыра. Укучылар гына түгел, ә тоташ укытучылар коллективы да аның каршында кыл өстендә кебек йөри иде. Аның янәшәсендә – Яңа Уртавыл мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары, данлыклы язучы – фронтовик Гайнан Әмири, әле яшь булачак халык шагыйре Марат Кәримов. Кызганычка каршы, калганнарын белмим. Гәзит укучылар, бәлки, аларны таныр?
Фәридә Исламова, Яңавыл шәһәре.
Яңа Уртавыл сигезьеллык мәктәбе укытучылары коллективы һәм язучылар. 1960 еллар башы
Читайте нас: