ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 ноябрь 2019, 11:29

Квадрокоптер, видеокамера, интернет...

Яңавыл телевидениесе искергән эш алымнарыннан арына

Яңавыл телевидениесе коллективы да, кем әйтмешли, башка объектив акулалары белән беррәттән Бөтендөнья телевидение көнен билгеләде. Cоңгы вакытта урындагы ТВдә нәрсә үзгәрүе һәм киләчәккә планнары хакында учреждение җитәкчесе Наталья Хәмидуллина сөйли.
– Бүген Яңавыл телевидениесе заманча техник нигезгә ия. Оештыручы – район хакимияте – ярдәмендә аппаратураны күпкә яңарттык: заманча яңа видеокамералар, квадракоптер, экшн-камера сатып алдык. Безнең линияле булмаган монтажлы студия, анимация кулланып, стандарт булмаган монтажлау карарларын кулланырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, эфир операторы интернет аша яңалыклар студиясеннән тапшыруларны бирә.
Билгеле булуныча, илдә ТВ "санлаштырылды", әмма төбәк һәм муниципаль телестудияләр игътибарсыз калмады. Егерме федераль канал гына "сан"га күчте, ә без "аналог"та калдык. Көн саен, кичке сәгать 7дә безнең каналны ачып, Яңавыл-ТВ тапшыруларын карарга мөмкин.
Федераль дәрәҗәдә ышандыруларынча, урындагы телестудияләрнең аналог тапшыруларын 2020 елда сүндермәячәкләр. Моннан тыш, сентябрьдән безнең яңалыклар "Башкортостан 24" каналында сишәмбе көннәрендә чыга.
Ә декабрьдә республика күләмендә тагын бер зур проект – "Сәлам" гаилә телеканалы эшли башлавы көтелә. Ул республиканың тиңдәшле районы территориясендә "прайм-тайм"да (ягъни максималь аудитория белән вакыт) урындагы телестудияләр тапшыруын күзаллый. Ул "Башкортостан" ТРКсы нигезендә булдырылган. Телеканал кабельле һәм IP телевидениенең зур челтәрләре: "Башинформсвязь", "Ростелеком", "Уфанет" һ.б. гамәлгә ашырылачак.
Читайте нас: