ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 ноябрь 2019, 15:49

Белешмә артыннан чират торып үлгән Белешмә артыннан чират торып үлгән

Соңгы көннәрдә илнең медицина учреждениеләре алды 90 еллардагы чиратларны хәтерләтте.Сәламәтлек саклау министрлыгының төптән уйланылмаган законнар чыгаруы шушы хәлгә китереп җиткерде.
22 ноябрьдән хаклар берничә тапкырга күтәрелгәнче һәм медицина тикшерүе катлауланганчы, медицина белешмәсе алып калырга теләүчеләр тәүлек әйләнәсенә наркологик диспансерлар янында туңдылар.
Медицина белешмәсенең хакын 5-9 тапкырга арттыру гади халыктан көлү дип аңларга гына буладыр. Очсыз чакта белешмә алып калырга теләүчеләр йокыларын да, туклануларын да оныттылар. Дөресрәге, онныттырдылар.
21 ноябрь көнне Казан шәһәрендә урнашкан наркодиспансер алдындагы чиратта 1946 елгы ирнең гомере өзелгән. “Ашыгыч ярдәм” хезмәте аны коткара алмаган. Халыкның сәламәтлеген сакларга тиешле министрлыкның, уйланылмаган законнар чыгарып, кеше гомере өзелүгә китерүен берничек тә гафу итеп булмыйдыр.
Чыганак: Интерфакс
Фото: Егор Алеев/ТАСС
Читайте нас: