ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 ноябрь 2019, 15:53

Башкортстан тәҗрибәсе өйрәнеләчәк

Салават районындагы Русиянең беренче “Янган-Тау” геопаркында 25-29 ноябрьдә “Юнеско геопаркларының глобаль челтәре” халыкара семинар-киңәшмәсе узачак.
Анда ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Комиссиясе, БР Башлыгы хакимияте, БР Хөкүмәте, министрлык һәм ведомстволар, фәнни институтлар, БМОның 21 иленнән табигатьне саклау оешмалары катнашачак.
Чара БРдагы “Янган-тау” һәм “Торатау” геопарклары эшчәнлеге тәҗрибәсендә табигый, геологик, биологик һәм төбәкләрнең тарихи-мәдәни мирасын саклау, эчке һәм халыкара туризмны үстерү, Башкортстан, Русия территориясендә һәм дөньяда геопарклар булдыру максатында үткәрелә.
Хәтерегездә булса, 2019 елның 1 сентябрендә Индонезиядә узган ЮНЕСКО киңәшмәсендә безнең “Янган-Тау” геопаркын ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә керттеләр. Республикада “Торатау” геопаркын төзү буенча да киң эш җәелдерелде. Бу киңәшмә үзара бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: ufa.bezformata.com
Читайте нас: