ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 ноябрь 2019, 15:37

"Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатылмаячак!"

Сезгә шундый хәбәр ошар идеме?
"Ошар иде!" диючеләр өчен бәйрәм - 3 гыйнварда. Чөнки бу көнне республика кибетләрендә алкоголь бөтенләй сатылмаячак.
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Яңа ел каникулларында республикада алкогольле продукцияне сатуны чикләүгә кагылышлы закон проекты турында фикер алышу булды. Документ Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан эшләнгән.
— 1 һәм 2 гыйнвар — бәйрәм көннәре, без аларны берни белән дә чикләмибез. 3 гыйнвар — тәнәфес: республикада алкоголь сатылмый. 4, 5 һәм 6 гыйнварда ул 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, ягъни көннең беренче яртысында гына сатыла. 7 һәм 8 гыйнварда— барысы да гадәти режимда, — дип хәбәр итте республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. — Узган елгы анализ күрсәткәнчә, янгыннар, исерекләр башкарган җинаятьләр 4-5 гыйнварда була.
Закон проекты тексты белән танышырга һәм аның турында фикер алышуларда махсус интернет-порталда катнашырга мөмкин.
— Алкоголь сатуны чикләгән, яисә бөтенләй тыйган көннәрдә сыйфатсыз хәмер сатуга каршы көрәшкә аеруча җитди мөнәсәбәт булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru сайты
Читайте нас: