ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 ноябрь 2019, 16:21

Тычканнар баса...

Районда тычкансыман кимерүчеләр активлашкан

2019 елда Яңавыл районында тычкансыман кимерүчеләрнең активлыгы артуы күзәтелә, бигрәк тә туфракны пар җиренә эшкәртмичә чәчкән уҗым культуралары чәчүлекләрендә.
Сәбәпләр арасында – чәчү әйләнешен бозу, бөртекле башакларның чамадан тыш куелыгы, басуларда коелган ашлык бөртеге булуы, элгәрләрнең бөртекле чүп үләннәре белән чүпләнүе, шулай ук туфракны өстенлекле эшкәртү. Тычкансыман кимерүчеләр саны артуга шулай ук һава шартлары һәм яхшы азык нигезе аеруча озакка сузылган, кагыйдә буларак, уңышны зур югалтулар белән урып-җыю булышлык итте,
Туймас кимерүчеләр сусыл шытымнар белән туклана һәм тулысынча чәчүлекне юк итәргә мөмкин. Бер кыр тычканы бер тәүлеккә үз авырлыгының 300 процентка кадәр күләмен ашарга сәләтле. Шуңа күрә башта ук аларның үрүчен һәм кыр читләреннән тоташ мәйдан буенча таралуын туктату мөһим.
Кимерүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирүче төп фактор чәчү әйләнешен камилләштерү һәм камыл элгәрләренең өлешен киметү. Туфракны механик эшкәртү – катламны әйләндереп яки тирән йомшарту белән сөрү – корткычлар санын киметүгә булышлык итә. Ә иң радикаль нәтиҗәле чара булып родентицидлар куллану тора.
Л. Снигирева, "Россельхозцентр" ФДБУның Районара бүлеге башлыгы.
Читайте нас: