ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 ноябрь 2019, 16:57

"Изгелек һәм шатлык белән уртаклашыгыз"

Пионерлар һәм укучылар йортыннан иреклеләр командасы шәһәр урамнарына чыкты

Үткән пәнҗешәмбе Пионерлар һәм укучылар йортының "Шәфкатьлелек" берләшмәсеннән иреклеләр командасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Изгелек һәм шатлык бүләк ит" исемле урам акциясе үткәрде.
Җәмгыятьнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәте нинди, аларның тормышы һәм проблемалары турында беләләрме – бу сораларга җавапны акция барышында өстәмә белем бирү педагогы Эльвера Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге малайлар һәм кызлар табарга тырышты. Беррәттән балалар яшәүчеләргә Инвалидлар көне, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сабыр мөнәсәбәт тәрбияләү, алар белән аралашканда этика нормаларын саклау турында листовкалар таратты. "Инвалидлар гади кешеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый.
Алар кызгану хисе теләми, кайчакта тирә-яктагыларның ярдәменә мохтаҗ булсалар да, үзләрен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы дип исәпли", – диде балалар. – Барысына да аларга карата хөрмәтле мөнәсәбәттә булу, игелеклелек күрсәтү, читләшмәү, кирәк булса, ярдәм итү мөһим. Һәм бу хакта Халыкара инвалидлар көнендә генә түгел, ә көн саен истә тотарга кирәк".
Читайте нас: