ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 декабрь 2019, 18:44

Каты-коммуналь калдыклар

Каты коммуналь калдыкларның төбәк операторы Яңавылда офис ачкан

"Дюртюлимелиоводстрой" ширкәте – безнең зона буенча каты-коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы – Яңавылда клиентларны хезмәтләндерү буенча үзәк (Азин урамы, ПТБ банкының элекке бинасы). Моның Башкортстанда шундый беренче үзәк булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бүген, 6 декабрьдә, офисны техник ачуы узды.
"Дюртюлимелиоводстрой" ширкәтенең коммерция директоры Лилия Нугаева сөйләвенчә, үзәк эшчәнлеге өч юнәлеш буенча барачак. Беренчедән, бу юридик берәмлекләрне хезмәтләндерү (каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча шартнамәләр төзүгә заявкалар кабул итү һәм шартнамә төзү белән бәйле башка сораулар).
Икенчедән, физик берәмлекләр белән эш (яңадан исәпләү процедурасын үткәрүгә гариза кабул итү һәм мөрәҗәгать итү мизгелендә мәгълүматларны төзәтү, мәгълүматлар базасын көнүзәкләштерү һ.б.). Шулай ук офиста каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләргә түләүләр кабул итү оештырылачак (комиссиясез хезмәтләргә шундук түләү).
Эш көннәрендә клиентларны хезмәтләндерү үзәге эше режимы – 8.00-17.00.
Читайте нас: