ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 декабрь 2019, 16:00

Яңавылда снюслар буенча рейдлар узды

Продукция тартып алынган

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча төркем хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән бергә снюсларны тарату урыннарын ачыклау буенча рейдлар үткәргән. Моңа ата-аналарның хокук саклау органнарына шикаятьләре сәбәп булган.
Моннан тыш күптән түгел район үзәк дәваханәсенә ачык булмаган этиологияле агулану белән (шул суыра торган тәмәке белән агулануга шик белән) балигъ булмаган эләккән. Бәхеткә каршы, яшь кеше белән барысы да яхшы. Охшаш очраклар ил буенча сирәк булмаганга, полиция хезмәткәрләре превентив эш итәргә булган – билгеле булуынча, авыруны арытаба уңышсыз дәвалаганчы, кисәтү яхшырак.
Рейд нәтиҗәләре шундый – өч сәүдә ноктасыннан гомумән алганда илле ике төргәк снюс тартып алынган. Матдәләр экспертизага җибәрелгән.
Бу юнәлештә эшләр – рейдлар гына түгел, ә тәртип сакчыларының мәктәпләрендә чыгышлары да – дәвам итәчәк.
"ЯТ" белешмәсе:
Снюс – составында никотин булган тәмәке һәм тәмәке булмаган продукт. Тәмәке снюсы вакланган дымландырылган тәмәкене хәтерләтә, аны өске (сирәк – аскы) ирен һәм урт арасына озак вакытка куялар. Шул вакытта тәмәкедән никотин организмга керә.
Чыганак: Википедия.
Читайте нас: