ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 декабрь 2019, 18:20

Ришат Төхвәтуллиннан күңелсез хәбәр

Ришат Төхвәтуллинның гастрольләре вакытында күңелсез хәл булган. Чишмә шәһәрендә концерт башланырга ике сәгать кала ул чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый.
Бу хәбәр таралагач, Ришатны хайпта гаеплиләр. Ә ул үзе болайрак дип сөйли:
«Чыннан да кеше югалды, таба алмыйбыз. Концерт башланырга ике сәгать кала тавыш операторыбыз югалды. Концерт башлангач килеп чыгар дип көткән идек, концерттан соң да табылмады. Полициягә хәбәр иттек, вокзал, кибетләрдән эзләү бара. Бу чын хәл. Минем дустым Нәркис тавыш операторы булды бүген Чишмәдә. Артур флешка эзләргә дип чыгып киткән булган».
Ришаттан яңалыклар көтеп калабыз.
Фото: Инстаграм
Чыганак: http://www.sahne.ru/
Читайте нас: