ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 декабрь 2019, 15:21

ДЦП чирле 13 яшьлек малай бер атна үлгән әнисенең гәүдәсе янында яткан

Удмуртиядә була бу аяныч хәл. Инвалид бала тәрбияләүче ана хроник авырулардан интеккән һәм бердәнбер көнне аны авыр чире җиңгән.
ДЦПның авыр формасы һәм эпилепсияле бала әнисенең үлгәнен күргәч, күршеләрнең игътибарын шау-шу белән җәлеп итәргә тырышып караган, әмма янына керүче булмаган. Коляскасында аш-су бүлмәсенә чыгып, су эчәр өчен кранны ачканда идәнгә егылып төшкән. Кран ачык калып, аш-су бүлмәсен су баскан. Беренчел мәгълүматлар буенча, идәндә су эчендә яткан бала өшүдән үлгән.
Фатирлары беренче катта урнашканга күрә, су подвалга китә барган, шуңа күрә бу хәлне сизүче булмаган.
"Ул фатирдан электән үк шатырдау тавышлары еш ишетелә иде, бу юлы да артык игътибарга алмадык", - дигәннәр күршеләре.
Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: