ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2019, 11:46

Алинабызга күз тидеме әллә?

Алина Заһитова Туринда узган Гран-при финалында күрсәтмә чыгышлардан баш тартты

Алина Заһитова медицина күрсәткечләре буенча Гран-при финалында күрсәтмә чыгышлардан төшеп калды. Бу хакта спортчы кыз фигуралы шуу буенча гала-кичә башланыр алдыннан хәбәр итте.
“Күрсәтмә чыгышларда катнаша алмавым бик кызганыч, чөнки кичә сикергәндә җайсыз егылдым. Әмма сезнең теләктәшлек белдерүегез күңелемне җылыта. Моның өчен зур рәхмәт”, — диде спортчы.
17 яшьлек Алина Заһитова Туринда Гран-при сериясе финалында соңгы, алтынчы урынга калды. Кызганычка каршы, ирекле программа вакытында спортчы, ике аксель сикергәндә егылып, аягына зыян китерде.
Туринда узган Гран-при финалында Русия кызлары беренчелекне бирмәде: 16 яшьлек Алена Косторная җиңүче булды, 15 яшьлек Анна Щербакова көмеш медаль яулады, 15 яшьлек Александра Трусова өченче урынга чыкты.
Фото: скриншот Инстаграм
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: