ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 17:52

Лужков Калтасыданмы, чын фамилиясе нинди, ә хатыны?..

Юрий Лужков турында берничә кызыклы факт.
Ул 18 ел Мәскәү мэры булып торды. Аның вакытында башкала нык үзгәрде. Мәскәүлеләр пенсияләренә өстәмә ала башлады, ә менә Собянин бу акчаны ару гына кыскарткан, диләр.
Хатыны — Русиянең иң бай хатын-кызы.
Лужковның чын фамилиясе - Кац, ул яһүд икән, дигән сүзләр йөрде. Ләкин Лужков - аның әтисенең фамилиясе, әнисенеке — Сыропятова. Әйткәндәй, ул Башкортстанның хәзерге Калтасы районында туып-үскән.
Лужков бал кортлары үрчеткән. Калининград өлкәсендә үзенең умарталыклары булган. Соңгы әңгәмәсендә дә ул бал кортлары үлү проблемасы турында сөйләгән.
Юрий Лужков — уйлап табучы. Ул 123 патентның автордашы. Лужков — галим, химия фәннәре докторы һәм МДУның мактаулы профессоры. 200дән артык эше һәм 37 китабы бар.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: