ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 декабрь 2019, 16:11

Владимир Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен караячак

Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, 31 декабрь ял көне итү карарын кабул итү өчен ел азагына кадәр вакыт аз калды, әмма ул бу мәсьәләне караячак, дип хәбәр итә ТАСС.
Шулай итеп, дәүләт башлыгы гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет утырышында катнашучыларның тәкъдимен шәрехләде.
«Хәзер инде декабрь уртасы. Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. 1 декабрь уңаеннан ничек булачагын әйтә алмыйм. Мондый төрдәге карар кабул итү өчен вакыт бик аз. Әмма мин дә сезне ишеттем», - диде Президент.
Чыганак: http://almet-rt.ru/
Фото:https://pixabay.com/ru
Читайте нас: