ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 декабрь 2019, 18:50

Пенсионер бер миллион акча тапкан

Инкассатор сумкасы юлда аунап яткан булган

Ырынбур өлкәсендә яшәүче өлкән яшьтәге авыл кешесе юлда бер миллион сум акчасы булган инкассатор сумкасын таба һәм аны полициягә илтеп тапшыра. Шундый зур суммадан аз гына колак какмый калган финанс оешмасы пенсионерны бүләкләргә җыена, дип хәбәр итә Ырынбур өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте.Билгеле булуынча, соңрак полиция бүлегенә финанс оешмасы хезмәткәре зур суммада акча салынган сумканы югалту турында гариза язарга килгән.
“Бер оешмада инкассатор акчаны махсус сумкага салып, аны махсус хезмәт машинасының түбәсенә куйган, ә үзе бу хакта онытып, китеп барган. Акчалы сумка юлда төшеп калган. Бәхеткә, аны намуслы кеше тапкан. Билгеле булуынча, финанс оешмасы намуслы һәм уяу пенсионерны бүләкләргә планлаштыра”, — дип белдерәләр өлкә полициясендә.
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото:pixabay.com
Читайте нас: