ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 декабрь 2019, 13:49

Югарыга, борынгы океан төбенә

Наталья Имашева дуслары белән Урал тауларын ничек яулаган

Карлы "сөйрәлчек" белән сазлы "ботка"да хәтта "УАЗ Патриот" баткан җиргә. Инде ноябрьдә кар тотрыклы яткан урыннарга. Бөек Тютчев язуынча, "күк йөзе көлгән", ә аяк астында – болыт булган җиргә. Ашыйсы килә башлаган һәм офыкка кадәр җәелгән ылыслы һәм башка урманнар күренешеннән тын кысылган урыннар. Уралның канатлы төп "пираты" – ак койрыклы мәһабәт диңгез бөркете очкан җиргә. Бу бирегә баруның әһәмияте зур булган урын, Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан. Бүген шунда юнәләбез, биредә безгә Наталья Имашева ярдәм итәчәк.
Тәүдә хикәяче хакында берничә сүз әйтеп китәбез. Советлар заманында Наталья кебекләр турында "тынычсызлар токымыннан" дигәннәр. Су буенча агу, парашют белән сикерү, Кавказ... Һәм ел саен шулай. Тик су буенча агуларга гына Наташа (үзе генә бара түгел, ә теләүчеләргә сәфәрләрне оештыруда да ярдәм итә) җиденче ел рәттән бара. Кыскасы, хәтта Боморшеның атаклы персонажы Фигародан да арттыра.
Сүз сәяхәтченең үзенә:
– Башкортстанда кызыксынулар буенча клуб бар, "РБ Сафари" дип атала. Аның катнашучылары – авто һәм мототуризм сөючеләр. Өстәвенә, Көньяк Урал буенча. Менә аларга кушылдым да (эш үткән елның ноябрь башында булды).
Уфадан чыгып киттек. Сигез "внедорожник"та бардык, һәр автомашинада рация. Иске Белорет тракты буенча үттек. Юл уңае Күк-Караук шарлавыгына кереп чыктык. Янәшәдә үк Калим-Үскән кыясы һәм Салават мәгарәсе урнашкан. Югары Әүҗәнгә барып җиттек (Белорет районындагы авыл, Югары Әүҗән авыл Советы үзәге – ред.).
Арытаба иң кызыгы башланды! Уйлап карагыз – тау сыртына егерме дүрт километр кала иде, бу араны... биш сәгать эчендә үттек. Даими рәвештә баттык, бер-беребезнең машиналарын тактык, тартып чыгардык. Машиналар чак-чак әйләнми калган мизгелләр булды. Аның каравы карар нәрсәләр күп булды – тирә-юньдә әкияти кышкы урман, ноябрь башы, күп санлы гөрләвекләр, чишмәләр.... Әйткәндәй, бик дымлы иде, шулай булгач, дуслар күбрәк носки, аяк киеме һ.б. алыгыз. Аучыларны да очраттык, дөрес, алар мондый очрашуларга бик шат түгел иде – җәнлекләрне куркыттык бит! (Көлә). Ниһаять, беренче тукталышка барып җиттек – бу мең метр биеклектә Катушка тавы, аның биеклеге – диңгез дәрәҗәсе өстеннән 1040 метр югарылыкта. Арытаба юл яхшырды, катыракка әверелде.
Көн кичкә авышты, сәгать уклары алтыга якынлаша иде. Ниһаять, билгеләнгән урынга барып җитәргә, "лагерь эшләргә", уңайлырак урында туктарга кирәк иде. Кечкенә каеннар белән капланган яссы таулык нәкъ шундый урын булды. Лагерь эшләдек, утын ягыла торган мичле зур чатыр куйдык, кичке аш ашадык – матурлык!
Әмма чын матурлык безне икенче көнне көтә иде. Дөресрәге хәтта иртәнгә – ул салкын, аяз иде, сәгать тугызга тау артыннан кояш чыкты, тирә-якта уңайлап тау сыртларын уратып алган куе болытлар, чиксез таулар, чагу кояш... Рәхәтләнеп фотога төштек, өстәвенә безнең белән үзен судагы балык кебек хис иткән Америка эскимос эте дә бар иде.
Дөресен генә әйткәндә, кире шунда телим! Анда чираттагы искиткеч кешеләр белән таныштым, алар да минем кебек вакытын актив үткәрергә, төрле урыннарда булырга, белем дәрәҗәсен киңәйтергә ярата. Гомумән, бик шәп булды, ә истәлеккә бик күп фото һәм видео калды, безнең белән искиткеч фотограф булуы күңелгә ятышлы.
Ахырда берничә сүз билгеләнеш пункты турында һәм минем шәхси "экстремальлек рейтингы".
Большой Шатак – нинди ул? Сырт Белорет районының көньягында. Төп ноктасының биеклеге – 1271 метр. Нигездә конгломератлардан – зур шома ташлардан тора. Моның борынгы океанның төбе икәнен сез беләсезме?
Гомумән алганда, биредә җәй көне йөрсәң, бу геология белән кызыксынганнар өчен оҗмах.
Шатак – ул кайдадыр еракка, километрларга җәелгән тау сырты. Бик матур күренә – кайчакта тырпайган таш кикрикләрдән, йоклаучы драконның аркасы буенча барган кебексең. Тау сыртына якынрак килгән саен, зур ташлар күбрәк, чокырлар тирәнрәк. Шулай булгач экстремальлелекнең биш баллы шкаласы буенча мин аны 3 баллга бәяләр идем.
Читайте нас: