ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2020, 17:51

Быел Яңавыл районында кыш кышкыча түгел

Гыйнвар-2020нең гадәти булмаган хәлләре

Русиядә быелгы кыш чын, гадәти кышка бик охшап бетмәгән. Бу тулысынча Яңавыл районына да кагыла. Урындагы метеостанциядә билгеләүләренчә, гыйнварның беренче ункөнлегендә һаваның уртача температурасы районда нормативтан 11 (!) градуска югарырак – термометрда гадәти -16 градус урынына нибары 5.
Тоташ алганда исә, гыйнварда җылы дулкыннары өстенлеге белән тотрыксыз һава торышы көтелә. Икенче һәм өченче ункөнлектә температура акрынлап түбәнәячәк. Хәер, салкыннар (-30 градус һәм түбәнрәк), кар яву, буран һәм бозлавык күренешләре дә булу мөмкин.
Синоптиклар кар җитәрлек булмавына да зарлана. Шулай, 10 гыйнварга басуларда кар катламы 20 см билгесенә җиткән, ә бер ел элек бу күрсәткеч 35 см дәрәҗәсендә булган.
Моңа юлчылар сөенми кала алмый – эшләре, аңлашыла ки, болай да җитәрлек, әмма, ахыр чиктә, бик ыгы-зыгылы түгел!
Читайте нас: