ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2020, 13:16

Икмәкнең хакы артачак

Арыш һәм бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә бәяләр елына 6,5-7 процентка арта

Экспертлар Русиядә кара икмәккә бәяләр артачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
2019 елда Русиядә арыш запаслары аз булу һәм начар уңыш аның бәясен рекордлы дәрәҗәгә җиткерде. Аннан ул, чылбыр буенча, арыш оны һәм икмәк-күмәч әйберләренең кыйммәтләнүенә китерде.
Экспертлар ел дәвамында әлеге продукциягә ваклап сату бәяләре арту мөмкин булуын, әмма базар механизмнары аларны артык тирбәлешләрдән саклаячагына ышануларын әйтте.
"Росстат" бәяләвенчә, 2019 елда арышның тулай җыемы 1,429 миллион тонна тәшкил иткән. Декабрь азагында авыл хуҗалыгы министрлыгының агроаналитика үзәге Русиядә арыш уңышы ярты гасыр - 1965 елдагыдан азрак булды, дип билгеләп үтте.
Арыш җитештерү күләменең кимүе җитештерүчеләрнең бәяләре артуга китерде.
Русия икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясе (РОСПиК) президенты Юрий Кацнельсон әйтүенчә, арыш һәм бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә бәяләрне елына 6,5-7 процентка арттыру мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта, ул торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, аренда ставкалары, ягулык-майлау материаллары һәм транспорт хезмәтләренә, шулай ук төргәккә бәяләр күтәрелү иген бәясенә сизелерлек йогынты ясавын әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Читайте нас: