ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2020, 16:48

Фирдүс Тямаев: Хатыннар, ирләрегездән аерылырга ашыкмагыз!

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенең «Инстаграм» аккаунтында бер зур проблема белән мөрәҗәгать иткән

Бу сүзләрне ул инде күптән әйтергә теләп йөргән, шушы бәла аркасында өченче дустының үз-үзенә кул салуы, видео элүгә сәбәпче булгандыр.


Фирдүс Тямаев: «Күптән бу видеоны яздырасым килгән иде. Бер проблема белән чыгам. Ул проблема бөтен дөньяны басып алды. Бүген көндә яшьләр, өлкәннәр дә – 80 процент шушы проблема белән йөри. Ул игромания дип атала. Бер дустым үз-үзенә кул салган, дигән хәбәр килде. Моңа кадәр ике дустым үз-үзенә кул салган иде. Әти-әниләр! Бүгеннән үк балаларыгызны тикшерегез, аларга артык ышанмагыз. Телефон ярдәмендә ставка куялар. Банк карточкасы аша кереп китәләр дә, шуның аркылы уйныйлар.


Ул наркоманиядән дә начаррак. Сизсәгез, балаларыгызга кычкырмагыз, сукмагыз, кул күтәрмәгез, бары тик җайлап, психологка алып барыгыз, мәчетләргә алып барыгыз. Ирләре уйнаган хатыннар, аерылышырга ашыкмагыз, чөнки ул уен кешене психик яктан зомбилаштыра. Якын кешегезгә бурычка акча бирмәгез.


Бурычка акча бирер алдыннан аның әти-әнисенә, хатынына әйтегез, алар моның турыда беләме? Бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә без бу проблемадан котыла алырбыз. Иң мөһиме: алар шулкадәр ышандырырлык итеп әйтә, уйнамыйм, барысы да әйбәт, ди. Ышанмагыз. Кеше үзеннән үзе транска керә. Ул бик начар әйбер. Аллаһы Тәгалә юлыннан чыкмагыз. Ул бик зур гөнаһ. Аның өчен җавап бирәсе бар. Әти-әниләрегез, гаиләгез, балаларыгыз хакында уйлагыз».

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Инстаграм.
Фото: Видеодан скриншот.

Читайте нас: