ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар 2020, 16:40

Рөстәм Нәбиевны АКШка чакырганнар

Анда Рөстәмне протезда дөрес йөрергә өйрәтмәкчеләр

Күренекле блогер Рөстәм Нәбиев көн дә спорт залына йөри. Кичә ул тренировкага протезларын да алды. Ул алар белән йөгерү юлында шөгыльләнә.


Моны ул видеоязмага төшереп, Интренет челтәренә бастырган. Арытаба Рөстәм "Инстаграм" социаль челтәрендә хәбәр итүенчә, аңа АКШтан бер кеше язган. Ул аның протезда дөрес йөрмәвен белдергән һәм Рөстәмне АКШка үз клиникасына чакырган. Ул кеше анда аяксызларны протезда йөрергә өйрәтә икән.


Рөстәмгә ул видеоязма җибәргән. Анда кешеләр бернинди ярдәмсез, хәтта таяксыз протезларда йөри.


"Ул мине АКШка чакырды. Бу видеоязманы күргәч, арытаба аякка басачагыма тагын бер ышандым. Тырышырга гына кирәк. Бәлки ул клиникага да барырмын әле. Алар минем хыялымны тормышка ашырырга мөмкин", - дип сөйли Рөстәм үзенең блогында.
Фото: "Инстаграм" челтәреннән

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: