ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 гыйнвар 2020, 11:46

Башкортстан егете армиядә ток сугудан һәлак булган

Ул Свердловск өлкәсендә хезмәт иткән

Башкортстаннан армия хезмәтендә тагын бер солдат һәлак булган: Уфадан 20 яшьлек Илдар Сираҗевны токка сугылып үлгән, диләр.

Ул Свердловск өлкәсендә хезмәт иткән. "Урал" хәрби машинасы водителе булган. Хезмәт итү аңа бик ошаган. Әти-әнисе белән көн саен диярлек телефон аша хәбәрләшеп торган. Тик менә бердәнбер көнне туган йортына куркыныч хәбәр килгән: Илдар ток сугудан үлгән.

Мәрхүмнең әти-әнисе уллары хезмәт иткән часть солдатлары белән сөйләшкән һәм шуны ачыклаган: Илдарның үлеме очраклы түгел, бу фаҗигадә аның командирлары гаепле. Илдар йөрткән "Урал" машинасы тулысынча төзек булмаган, бу хакта солдатлар командирларына берничә тапкыр әйткән.

"Машинаның корпусына ялгыш аз гына кагылсаң да ток сугуын сизеп була иде", дигән үлгән егетнең хезмәттәшләре. Хәрби часть җитәкчелеге, әлбәттә, солдат үзе дөрес гамәл кылмыйча, бәхетсезлеккә юлыккан, димәкче. Тик Илдарның әти-әнисе судка мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Егет армиягә киткәнче Уфада автотранспорт көллиятен тик яхшы билгеләргә тәмамлаган, остазлары аны, бик сәләтле студент иде, ди.
Әти-әнисенә Ходай сабырлык бирсен инде...
Фото: bash.news сайтыннан

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: