ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 гыйнвар 2020, 11:41

"Лучше всех"та - Агыйдел малае!

Агыйдел шәһәреннән Вадим Төхвәтуллин Беренче каналның популяр «Лучше всех!» тапшыруында катнашты.

Вадим - икенче сыйныф укучысы. Яшь музыкант белән Мәскәүгә әти-әнисе (сәнгать мәктәбе педагоглары) һәм өлкән абыйсы Тимур да барган. Талантлы малайның әнисе һәм остазы Гөлназ Фәндәлис кызы сәфәрдән алган тәэссиротлары белән уртаклашты.

— Безне ирем һәм өлкән улым Тимур белән тамаша залына утырттылар, ә Вадим кечкенә генә репетициядән соң атаклы кызыл диванга юнәлде, анда аны Галкин сәламләде. Башта улым бераз каушады, әмма алып баручы аның белән бик тиз уртак тел тапты. Чыгыш ясарга вакыт җиткәч, Вадим, гадәттәгечә, киң елмайды да баянында уйный башлады һәм беренче дубльдән үк яздыруга иреште.

Күпләр бездән: “Бу тапшыруда катнашыр өчен күпме түләдегез?” — дип сорый. Ә без бер сум да түләмәдек. Тик анда эләгү бер дә җиңелдән түгел. Чөнки кастингта катнашырга теләүчеләр бик күп, ә тапшыруга бик азлар гына эләгә. Бигрәк тә музыкантларга барыннан да катлаулырак дип уйлыйм. Аларга сайлап алу турында жюрины шаккатырып кына калмыйча, конкурска бик җитди әзерләнергә тиеш, - диде ул.

Тапшыру эфирга, гадәттә, яздырганнан соң өч атна эчендә чыга. Программаны карап барыгыз, Вадимны озакламый зәңгәр экранда күрербез дип өметләник!
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: ogniagideli.rbsmi.ru

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: