ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2020, 16:57

Моны чупакабра эшләгәнме?

“Абзардан җиде капчык үләксә чыгардык”, — ди хуҗабикә.

Авдонда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә төнлә абзарында булган коточкыч хәл турында язган. Бер төн эчендә аның 100гә якын йорт куянын һәм 20дән артык тавыгын билгесез җанвар буып ташлаган. Хуҗабикә үзе уйлавынча, бу хәл берәдәк этләрнең генә эше.

"Хуҗасыз этләр вольерның тимер челтәрен җимергән, аннары агач тәрәзәне ваткан һәм канлы “пир” ясаганнар. Йөзгә якын йорт куянын һәм ике дистәдән артык тавыкны буганнар. Без җиде капчык үләксә чыгардык. Бу фаҗигадән соң күңел кырылды. Зыянны каплау турында сүз дә юк иде. Җинаятьчеләр тотылмаган, этләрнең хуҗасын билгеләү мөмкин түгел. Авылда сукбай этләр күп. Бәлки, бу аларның эше дә түгелдер, бәлки, бу чупакабрадыр, хәзер моны белеп тә булмый инде”, — дип язган хатын.

Аның сүзләренә караганда, әлеге вакыйгадан соң ул Авдон авылы хакимиятенә хуҗасыз этләрне аулау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Авылда алар азайган, әмма бу проблема тулысынча хәл ителмәгән.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Читайте нас: