ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2020, 18:38

Солдатның үле гәүдәсе тимер юлында табылган

Өч елга контракт килешүе төзеп хезмәттә кала

Андрей Михайлов Хабаровск крае Бикин шәһәрендә урнашкан хәрби частьта, 2018 елда чакырылу буенча хезмәтен тәмамлангач, тагын өч елга контракт килешүе төзеп хезмәттә кала. Ул ел саен туган ягына ялга кайтып йөргән, соңгы тапкыр 2019 елның ноябрендә булып киткән.
Ләкин быел, 6 гыйнварда, Нина һәм Николай Михайловлар “Улыгыз поезд астында һәлак булды” дигән хәбәр ала. Өстәвенә, Андрейның 12 декабрьдә үк вазифасыннан бушатылуы турында билгеле була. Әмма әнисе моның белән килешә алмый: "Мин аның белән 4 гыйнварда сөйләштем. Ул үзенең төнге сакка барачагы турында әйтте. Фотолар җибәрде. Һәлак булган урындагы фотолардан да аның хәрби киемдә булуы күренә. Хезмәттән бушатылган кешене ничек хәрби частька кертә алалар? Ул анда ничек сакта тора ала?" - дип аптырый.
Бүгенгесе көндә дә, ул хезмәт иткән хәрби частьтан бер хәбәр дә юк. Әнисе бер мәгълүмат та булмауга аптырый.
-Без транспорт полициясеннән үзен Александр Трамбаев, дип таныштырган кеше белән генә элемтәдә торабыз. Рота командирына шалтыратабыз, ул телефонын алмый. Хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп карадык, шулай ук берни белмибез диләр",- ди Нина Михайлова.
Солдатның гәүдәсен туган ягына алып кайту буенча да проблема килеп туган. Хәрби частьта: “Ул 12 декабрьдә вазифасыннан бушатылды, ул хәрби түгел. Димәк, Оборона министрлыгы аны кайтару чыгымнарын үз өстенә алырга тиеш түгел”,- дип җавап бирәләр. Ата- ана соңгы сөйләшү, соңгы фотолары һәм һәлак булган вакытта да хәрби киемдә булуын искә алып, улларының үлеменнән соң, алдагы көн белән вазифасыннан бушатылуы махсус эшләнгән дип исәплиләр.
Хәрби хезмәттә булган кеше аңлап тора, хәрби частьта ял көннәре булмый. Ата- ананың 3-4 көн буена андагы офицерлар белән элемтәгә чыга алмавы аптырашта калдыра. Республика Башлыгы һәм республиканың Хәрби комиссариаты ярдәме белән якташыбызның гәүдәсен кайтаруда матди ярдәм күрсәтеләчәк. Ата-ананың һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru
Фото: mkset.ru

Читайте нас: