ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2020, 16:14

Ике яшьлек бала гына исән калган

Узган ял көннәрендә Ишембай районының Гомәр авылында янгын чыккан

Янгында өч яшьлек малай, 23 яшьлек әнисе һәм 59 яшьлек әбисе һәлак булган. Һәлак булган малайның ике яшьлек сеңлесен уттан күрше йортта яшәүче ир коткарган.
Бу хакта бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

— Зыян күргән бала Ишембай үзәк район дәваханәсенә урнаштырылды. Кызны әтисе һәм аның әти-әнисе карый. Район хакимияте һәм авыл советы һәлак булучыларны җирләү эшен оештыруда туганнарына бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкләр, — диде ведомство җитәкчесе. — Ведомствоара тикшерү-оператив төркем әлеге янгынның сәбәпләрен һәм шартларын билгели.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров һәлак булганнар гаиләсенә ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

— Район башлыгы гаиләнең имин булуы турында сөйли. Ә муниципалитет, авыл Советы җитәкчелегенең барлык көче имин булмаган гаиләләр белән эшкә юнәлтелде. Карагыз әле, бәлки янгын извещательләрен алучыларның даирәсен киңәйтергә кирәктер. Моңа зур акча кирәкми, ә күпме гомерләре сакланып кала! Сездән тәкъдимнәр көтәм, — диде республика җитәкчесе.

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: