ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 гыйнвар 2020, 11:27

Аны кыйнаганнар, ә ул үтергән

Нефтекамада коточкыч фаҗига булган.

Алты кешедән торган компания мәҗлес корган. Тик 33 яшьлек Яңавыл кешесе белән ике ир арасында ызгыш башлангач, бәйрәм кәефе китә. Бу конфликт барышында ирләр иптәшләрен нык кыйнаган.
Ярсуына түзәлмичә, бераздан яңавыллы фатирга әйләнеп кайта һәм үзен кыерсытучыга һәм аның таныш хатынына пычак чәнчә. Аннан соң качып китә.
Яраланган ир шунда ук, ә хатын дәваханәдә үлгән. Гаепләнүче тотылган, сак астына алынган. Ир үз гаебен тулысынча таныган һәм хәзер җәза көтә.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: "Башньюс"

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: