ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 гыйнвар 2020, 13:06

Балтачка бүреләр һөҗүм итә

Балтач аучылары узган атна ахырында ике көн эчендә дүрт бүре аулаган

Балтач тарафларында бүреләр очраганы турында хәбәрләр ишетелгәне бар иде. Ерткычлар, гадәттә, тояклы кыргый хайваннар күпләп очраган урыннарда, авыл хуҗалыгы үсешкән төбәкләрдә ешрак очрый.
Ерткычлар ияләшкән төбәген үз итте. Күптән түгел бүреләр “Дильмиев индивидуаль предприятиесе” Иске Уразай сөтчелек фермасы утарында бер тананы еккан.
Бу хәлдән соң узган атнада районның аучылар төркеме ерткычларны ауларга чыккан.
—Бүре аулау каталулы, хәвефле эш. Шуңа андый ерткычларны ауларга күмәкләшеп йөрү хәерле, — ди тәҗрибәле аучы Фәрис Галәетдинов, ау үзенчәлекләре белән уртаклашып.
Ә бүреләр җиңел килеп капмаган аучыларга. Марат Хәйруллин, Булат Борханов, Радик Хиҗапов, Валерик Зайнетдиновларга бүреләрнең эзеннән каргизгечләрдә дистәләрчә километр юл узарга туры килгән. Ләкин ерткычлар хәйләкәр. Алар аучы үтә алмаслык урыннарга качу ягын карый. Андый урыннарда бүреләр артыннан чаңгыда куарга туры килгән.
Аучылар ике көн эчендә дүрт бүре атып алганнар. Ерткычларның икесе Иске Янбай якларында урманнарга качарга өлгергән. Икесе Иске Уразай тирәсендә аучылар авына капкан.
Атып алынган бүреләр 80-90 килограмм авырлыкта. Ә алар ботарлаган тананың бәясен исәпләп чыгарсаң, ул утыз-кырык мең сумнан да арзан тормый. Шуларны исәпләгәндә, аучылар башкарган изге эшне бәһалап бетергесез.
Аларның кыйммәтле тиреле җәнлекләр ауларга лицензияләре бар. Гыйнвар аенда бүреләрне ауларга рөхсәт ителә.
Мәгълүмат һәм фото "Балтач таңнары" сайтыннан алынды.
Читайте нас: